«Асыл тәңкә» ансамбле Саба якларында кунак булды
Питрәч районындагы Кәвәл авылы мәдәният йортының «Асыл тәңкә» фольклор ансамбле актив эшчәнлек алып бара.
Аларның иҗат юлында мөһим бер юнәлеш – Саба районында уздырылучы төрле фольклор ансамбльләренең юбилей тантаналарында даими катнашулары. Бу бәйрәмнәрдә катнашып, «Асыл тәңкә» Саба ягында да зур хөрмәт казана. Аларның бу активлыгы, районнар арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга да зур өлеш кертә.

25 апрель көнне, Яулаштау авылы мәдәният йортында оештырылган «Канәфер» фольклор ансамбленең 30 еллык юбилеенда да «Асыл тәңкә» ансамбле кунак булды.
«Кая гына барсак та хөрмәтләп каршы алалар, киемнәребезгә сокланалар. Әни-түтиләребездән калган күлмәкләр булганга матур күренә алар. Яулаштау халкы кулларыбызны кысып рәхмәт әйттеләр, безне тагын да дәртләндереп жибәрделәр. Хөрмәт итеп чакырулары, безне җырлап каршы алулары, тәмле чәйләр, тәмле ризыклар белән сыйлап, хөрмәтләп озатып калулары өчен рәхмәтлебез. Гел шулай бердәм булып, аралашып яшәсәк иде», – дип әйтә ансамбль җитәкчесе Зоя Шипшова.

Бу очрашулар «Асыл тәңкә» ансамбле өчен генә түгел, ә Саба якларының мәдәни тормышы өчен дә зур әһәмияткә ия. Алар ике район арасындагы дуслыкны ныгытуга, халык авыз иҗатын саклауга һәм яшь буынга мирас итеп калдыруга зур өлеш кертә. Яулаштау авылында узган бу бәйрәмдә «Асыл тәңкә» ансамбле үзенең иң матур керәшен җыруларын, биюләрен тәкъдим итеп, тамашачыларны сөендерде. Аларның чыгышлары, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде, бу исә ансамбльнең тырышлыгын һәм сәләтле булуын күрсәтә.

З.Шипшова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев