Җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе арта
Хәбәрләр

Җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе арта

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә юл йөрү хакы кыйммәтләнә.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында юл йөрүгә чик бәяләрне раслаган, дип яза «Реальное время». 1 гыйнвардан Казанда, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында бер тапкыр бару хакы 46 сум тәшкил итәчәк.

«Проездной» алучыларга ташламалы бәя — 36 сум сакланып кала. Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актанышта —33 сум.

Тарифларны билгеләүдә түбәндәгеләр исәпкә алынган:
• куллану бәяләренең 5,1 процентка артуы;
• ягулык бәясенең 10,4 процентка үсүе;
• электр энергиясенең 14,3 процентка кыйммәтләнүе;
• ремонт өчен материал һәм запас частьләрнең 11,7 процентка кыйммәтләнүе;
• МРОТның 20,7 процентка артуы;
• яңа автобус һәм троллейбусларны куллынылышка кертү чыгымнары.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев