Әлмәттә композитор Роберт Андреевның 70 яшьлек юбилее гөрләде
Сәнгать һәм музыка остасы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Әлмәттә зур иҗат кичәсе узды. Чара 15 апрельдә Милли мәдәни үзәктә үтте.
Роберт Егоровичны күпләр «Мин яратам сине, Татарстан» дигән җырның көен иҗат иткән композитор буларак белә. Бу җыр, чынлап та, республиканың рәсми булмаган гимнына әверелде.
Сарман районының Баткак авылында туып-үскән талантлы карендәшебезнең иҗат юлы бик бай. Аның әти-әнисе гади авыл кешеләре булсалар да, балаларына милли җыр-моңны, йола-гадәтләрне яратырга өйрәткәннәр. Роберт Андреев бәләкәйдән бирле җырлый, иҗат отчетларында катнаша. Соңрак, Әлмәткә күчкәч, ул тулысынча музыка дөньясына чума һәм Казан мәдәният институтын тәмамлый.
Аның көйләренә язылган җырларны Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Шәрифуллина, Галина Казанцева кебек популяр артистлар үз репертуарларына керттеләр.
Әлмәттә узган юбилей кичәсендә композиторның иҗат юлына күзәтү ясалды, аның тормыш юлындагы кызыклы мизгелләр, җитәкчеләренең, коллегаларының, классташ-чордашларының җылы сүзләре, иҗат җимешләре яңгырады. Тамашачыларны композиторның иҗаты белән генә түгел, ә аның тормыш детальләре белән дә таныштырдылар.
Роберт Егорович хатыны Мәдинә белән бергәләп бер кыз һәм ул үстергәннәр.
“Матур итеп, гөрләшеп, тормыштан ямь табып яшибез. Яшьлек» ансамбле белән җырлап йөрим. Зәй районы «Ромашкино» санаторие янында авылда өй салдык, шунда яшибез. Әлмәткә эшкә барып йөрим”, – дигән иде Роберт абый бер сөйләшкәндә.
Бүген дә Роберт Егорович Әлмәтнең милли мәдәни үзәге артисты булып эшли. Милли мәдәни үзәк директоры урынбасары Ләйсән Латыйпова Роберт Егоровичның коллективта булуына бик шат булуын белдерде һәм аңа сәламәтлек, илһам чишмәсенең ташып торуын теләде.
Роберт Андреев – Татарстанның, керәшеннәрнең мәдәни тормышында хөрмәтле һәм асыл шәхес. Аның иҗаты туган якка, халкына булган чиксез мәхәббәт, фикер тирәнлеге белән сугарылган.
Роберт Андреевны юбилее белән котларга Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да килгән иде:
“Роберт Егоровичның шундый күп талантка ия, без аңа карап сокланып туймыйбыз. Ул керәшеннәрнең дә иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров һәм барлык Татарстан керәшеннәре исеменнән котлыйм. Роберт Егорович кебек кеше турында, безнең керәшеннәр “нәселебезнең асыл заты, алтын баганабыз” диләр. Без карендәшебез белән чын күңелдән горурланабыз. Республика күләмендә уза торган бер генә керәшен чарасы да Роберт Андреевтан башка узмый. Аның турында Сарман, Әлмәт админстрациясе вәкилләре “җайлы кеше” дип әйтеп үттеләр. Моңа өстәп мин аны олы йөрәкле, киң күңелле кеше дияр идем. Ул шулкадәр җылы кеше, аны чакырсаң, ул бернигә карамый килеп җитә. Ул безнең буын кешесе – без бертөрлеләр. Минем якташым – Сарман ягыннан. Мин бүген үземне өйдәгедәй хис итәм. Узган атнада Җырчы Җәкәү йортында шагыйрә Клара Булатованы искә алу кичәсен уздырдык. Анда Роберт Андреевның яраткан шагыйрәбез сүзләренә иҗат ителгән күп җырларын тыңладык. Рәхмәт сезгә, Әлмәттә дә безнең якташыбызны, карендәшебезне зурлаганыгыз өчен. Аның әле бүген тормышта да иҗатта да гөрләп торган чагы. Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек сезгә, Роберт Егорович”, – дип, Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды.
Сүз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәтнең 1нче балалар музыка мәктәбе директоры Гүзәл Хайруллинага бирелде:
“Шундый дулкынландыргыч мизгел. Роберт Андреев – безнең горурлыгыбыз, байлыгыбыз, якын кешебез. Барлык Әлмәт мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һәм үз исемемнән юбилеең белән котлыйм сезне. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, гел уңышлар юлдаш булсын”, – диде ул.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт шәһәренең хөрмәтле кешесе Лидия Старшинина Роберт Егоровичны күптәннән белүен һәм беренче күрешүдә үк аның талантлы һәм зур дәрәҗәләргә ирешәчәк кеше икәнлеген аңлавын әйтте. Ул аның кебек кешеләрнең бик сирәк тууын ассызыклады.
Роберт Егоровичның тормыш юлы – ул туган җиренә, халкына булган тирән мәхәббәтнең, милли йола-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә куйган зур хезмәтнең үрнәге. Аның иҗаты, җырлары, сәхнәдәге чыгышлары һәрвакыт җанлы, эчтәлекле һәм тирән хисләргә хас. Ул үзе генә түгел, ә әйләнә-тирәсендәге кешеләргә дә илһам һәм шатлык өләшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев