Алексей Еремеев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Чистай районы эчке эшләр бүлеге ветераннары советы председателе, отставкадагы подполковник Алексей Еремеев бу медальгә күпьеллык намуслы һәм тырыш хезмәте өчен лаек булды.
Алексей Еремеев мәктәптән соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмәмлый. Спорт мәктәбендә 12 ел тренер булып эшли. Грек-рем көрәше буенча спорт остасына кандидат Алексей Еремеевны туксанынчы елларда милициягә эшкә чакыралар. Хезмәтен взвод командиры булып башлый. Чистай эчке эшләр бүлегендә озак еллар эшләгән, ГАИ начальнигы булган подполковник Алексей Еремеев 2013 елда отставкага чыга. Шуннан соң, ул ун ел дәвамында «Энергосервис» компаниясенең куркынчсызлык хезмәте начальнигы булып эшли. 2023 елдан Чистай районы эчке эшләр бүлеге ветераннары советын җитәкли. 142 хезмәткәрне берләштергән ветераннар оешмасы Чистайның һәм республиканың җәмәгать тормышында актив катнаша. Эчке эшләр министрлыгының Чистай идарәсендәге, шәһәр һәм республикадагы бәйрәмнәр, тантаналар, акцияләрдән дә читтә калмыйлар. Бу ветераннар оешмасы «Татарстан Республикасы эчке эшләр бүлегенең иң яхшы ветераннар оешмасы» конкурсында катнашып, призлы урыннарга да ия булган.
— Апрельнең соңгы көнендә ветераннар белән зиратка, 1972 елны хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган милиционер Иван Захаров каберенә бардык. Каберен узган ел эзләп табып, чистарттык. Эшмәкәр Владимир Зайцевның финанс ярдәме белән, Захаров каберенә истәлек ташы да урнаштырылды. Аның беркеме дә юк, шуңа да каберен карап торуны үз бурычыбыз дип саныйбыз, — дип сөйләде Алексей Михайлович. — Безнең ветераннар советындагыларның бишесе — 80нең өске ягындагылар. Һәр бәйрәмдә яннарына барып котлыйбыз. 142 ветеранның — 5се «әфганчы», 21е Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләр. Безнекеләр махсус хәрби операциядә дә бар. Хәзерге вакытта әле берсе кыска вакытлы ялга кайтты. Аны эчке эшләр бүлегенә чакырып, яшь хезмәткәрләр белән очрашу оештырабыз. Ул аларга Ватан кушкан бурычны ничек үтәүләре турында сөйләп, махсус операциядәге тормышлары белән таныштырачак.


Җиңү бәйрәме алдыннан эчке эшләр бүлегендәге мемориал янына барып, Бөек Ватан сугышында катнашкан милиция хезмәткәрләрен, үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган иптәшләрен дә искә алалар.
Отставкага чыккач та, подполковник Алексей Михайловичның бар вакыты җәмәгать эшендә үтүгә якыннары ияләнгән инде. Лаеклы ялга кадәр мәктәптә укыткан хатыны Полина Фёдоровна да, ике урам аша гына яшәүче 90 яшьлек әнисе Анисия Алексеевна да, кызы Юлия белән улы Михаил һәм, хәтта, алты оныгы да аның халыкка кирәкле кеше булуы белән горурланалардыр.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале Алексей Михайловичның бердәнбер бүләге түгел. Чыгышы белән Бахта авылыннан булган подполковник Алексей Еремеев эчке эшләр бүлегендә һәм ГАИда эшләгән елларында, тырышлыгы һәм хезмәттә аерылып торганы өчен, бик күп бүләкләргә ия булган. Отставкага чыккач, озак еллар дәвамында ветераннар оешмасы тормышында актив катнашканы һәм яшь буынны тәрбияләүдәге шәхси өлеше өчен, 2020 елда ГАИ идарәсеннән аңа исемле кортик тапшырылган. Шулай ук, Алексей Михайлович балаларны һәм үсмерләрне спортка тартудагы тырышлыгы өчен «Динамо»ның мактаулы члены» күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгән.


Алексей Еремеев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев