Алан-Поляннан Мария Федотова сабырлыгы белән зур ихтирамга лаек
Шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Мария Петровнада кунаклар булган.
Алан-Полян авылының хөрмәткә лаек кешесе Мария Петровна өенә Шеморбаш авыл җирлеге башлыгы Валерий Федоров һәм мәдәният хезмәткәрләре килгәннәр. Алар аны юбилее белән бергәләп, изге теләкләрен җиткергәннәр.
Мария түтинең гомер юлында күпме вакыйгалар, шатлыклар һәм сынаулар булгандыр, санап бетергесез. Мария Петровна һәрвакыт үзенең тырышлыгы, сабырлыгы һәм кешелеклелеге белән авылдашлары арасында зур ихтирам казанган кеше.
«Ул үзенең тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре белән яшь буын өчен үрнәк булып тора. Аның йөзендә елларның эзләре чагылса да, күзләрендәге җылылык һәм тормышка мәхәббәт сүрелмәгән. Аның өе һәрвакыт кунаклар белән тулы, чөнки Мария Петровнаның кунакчыллыгы һәм ачык йөрәге һәркемне үзенә тарта», – диде авылдашы Лариса Кибякова.
Авылның мондый алтын куллы, акыллы, сабыр кешеләре булганга, без бик сөенәбез. Алар – безнең тамырларыбыз, безнең тарихыбыз.
Лариса Кибякова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев