Алабугада Виктор Селивёрстовның шәхси күргәзмәсе ачылды
Ул Тукайга багышланган һәм «Габдулла Тукай поэзиясе рәссам күзе белән»дип атала.
Татарстан рәссамнар союзы члены, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Селивёрстов талантлы рәссам буларак билгеле. Ул шәһәр, республика, региональ күргәзмәләрдә һәм симпозиумнарда актив катнаша. Шулай ук, Бөтенроссия Спас ярминкәсенең даими катнашучысы да. Аның хезмәтләре Татарстан һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә урнашкан.
Алабуганың үзәк китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында Виктор Селивёрстовның шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап уздырган чарага шәһәр мәктәбе укучыларын җыйдык. Анда үзәк китапханәдә муниципаль нәфис сүз бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булды. Шунда ук Виктор Александровичның Тукайга багышланган шәхси күргәзмәсен ачтык. Анда аның коллегалары да килгән иде. Күргәзмәдә Тукайның «Шүрәле» әкияте мотивлары буенча скульптуралар, шулай ук туган якны чагылдырган матур картиналар тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә җәй башына кадәр эшлиячәк. Теләге булган һәркем килеп карый ала», – дип язды А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова.


Екатерина Захарова, Зилә Шафикова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев