Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәкәү йортында якты бәйрәм – Май чабу узды

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә язны Май чабу бәйрәме белән каршы алдылар.

Кышның сонгы буранлы көннәрененең берсе, 20 февральдә, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бәйрәмчә бизәлгән ишегалдында чын мәгънәсендә халык бәйрәме гөрләде. Май чабуга килүчеләрне мул табын, күңелле музыка һәм җылы атмосфера каршы алды. Бу көнне халык язны каршылап, төрле уеннарда катнашып, күтәренке кәеф белән вакыт уздырды. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре бу бәйрәмне оештыруга зур тырышлык куйганнар. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Май чабу бәйрәме чын мәгънәсендә уңышлы үтте һәм кунакларга күп кенә уңай эмоцияләр бүләк итте. Махсус кунаклар да булды, алар – танылган җырчы Алинә Әхмәтшина һәм керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Зәкәрия» төркеме.

Бәйрәмдә традиция буенча, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлау сүзләрен җиткезде:

“Керәшеннәрдә Май чабу атнасы бар. Аның һәр көне исемләп бүленгән. Кияү коймагы, уен-көлке, чаналарда шуу көне,  сыйлану, әби киче. кунак төшерү һәм кичерешү көне белән тәмамлана. Бу – уразага керер алдыннан бер атна әзерлек. Коймак белән чәй эчеп, кунакка йөрешеп, уйнап-көлешеп калалар. Чистарынып, кичерешеп олы уразага керәләр. Ураза вакытында күңел ачып, зур кунакларга йөрешү ярамый. Ни өчен коймак? Ул – кояш, җылылык билгесе. Кышның язга авышкан вакыты. Элгәре, бигрәк тә, Зәйнең Баграж авылында, бу көннәрдә ат чабышы оештырганнар. Чаналар белән чабышта катнашучы атларны яхшылап ашатканнар. Май чабу да шуннан калган сүз. Безнең якта Чуман озату көне диләр. Ә чуман ул – чана. Карачкы яндыру да булган. Мәсәлән, Кайбычның Мәлки авылында карачкының киемнәренә теләкләр язылган кәгазь кисәкләре тагалар. Ә аны яндыргач, барлык начарлыклар, эшләнгән ялгышлар, явызлыклар юкка чыга дип ышану бар. Илләребезгә тынычлык килсен, барыбыз да исән-сау булыйк. Коймак пешерәбез кояш төсе итеп. Кояш ул тынычлык, җылылык, бәрәкәт. Барыгызны да озын кышларны чыгып, язга аяк басуыгыз белән котлыйм” .

Май чабу бәйрәмен һәрвакыттагыча шаян сүзләр һәм кызыклы уеннар белән катнаштырып алып баручы – керәшен яшьләре активисты Дмитрий Баранов. «Кр. Баран авылыннан Баранов булам», дип көлдереп алды КВНнарда катнашып, телгә остарып беткән талантлы егетебез. Халыкны бер минут та тик тотмады ул. Я, биюгә, я булмаса уенга чыгарды, шул арада төрле мәзәкләр сөйләп тә тамашачы күңелен күтәрде.

Бәйрәмнең бизәге булып үзәктә эшләүче "Казансу" фольклор ансамбле чыгыш ясады. Аларның моңлы җырулары, милли биюләре бәйрәмгә килүчеләрне сокландырды һәм борынгы йолаларны искә төшерде. Шулай ук, сәләтле җырчы Алинә Әхмәтшина үзенең матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. «Зәкәрия» кызларын да тамашачылар нык үз итте. Аларга кушылып биючеләр дә шактый булды.

Язның килүе, әлбәттә, табигатьне генә түгел, ә кешеләрнең күңелләрен дә яңарта, аларга яңа көч һәм илһам бирә. Май чабу бәйрәме дә менә шушы язгы энергияне, табигатьнең уянган көчен чагылдыра. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, һәрвакыттагыча, халыкны берләштерүче, мәдәниятне саклаучы һәм үстерүче үзәк булып кала бирә. Мондый чараларда яшьләрнең дә күп булуы сөендерә. Чөнки бәйрәмнәр, һичшиксез, безнең милли үзаңны ныгыта, яшь буынны үз тамырларына, йола-гадәтләренә бәйли.

Күңел ачулар моның белән генә чикләнмәде. Төрле кызыклы уеннар оештырылды, анда катнашучылар үзләренең зирәклекләрен, көчләрен һәм шаянлыкларын күрсәтә алдылар. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәм булып, язны шатлыклы һәм истәлекле итеп каршы алдылар.

Беркем дә читтән генә карап тормады, чанада берсен-берсе тартып чабучылаар да, аркан тартышучылар да, атта атлангандай йөгерә-йөгерә ярышучылар да, башка уеннарда катнашучылар да күп булды. Тизлеккә тәбикмәк ашау ярышын игълан итүгә, су буе чират тезелде.

Бәйрәмне күрергә дип халык бик күп җыелды. Казанда яшәүчеләр дә, республикабызның төрле төбәкләрендә гомер итүче карендәшләребез дә бар иде биредә. Биектаудан Анна Измайлова, Теләченең Мирәтәк авылы кызы Влентина Волкова, Башкортстанның Бакалы районы, Үмер авылы кызы Клавдия Бордачева бәйрәмне бик ошатуларын әйттеләр.

«Мондый бәйрәмнәр киләсе елларда да дәвам итәр, без дә калдырмаска тырышырбыз һәм тагын да күбрәк кешеләрне җыяр дип ышанабыз. Чөнки ул бәйрәмнәрнең һәркайсы  халыкның күңеленә якын», – диделәр алар.
 

Май чабу бәйрәме, традиция буенча, җыйнаулашып кышка рәхмәтләр әйтә-әйтә һәм үз урынын язга бирергә вакыт икәнен дә искәртеп, Кыш карачкысын озату белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК матур,кунелле юэйрэм булды