«Әйдә, ШаяРТ»ның ярым финалына 2 керәшен командасы узды
Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының чирек финал уены үтте.
Бер кичтә ике уен узды. Төрле район шәһәрләрдән килгән 13 команда арасында «Керәшеннәр» җыелма командасы һәм Тукай районының Мәләкәс мәдәният йортыннан «Супер кряшен» командалары уйнады. Ике команда да уңышлы чыгыш ясап, ярым финалга узды.
Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна, җырчы Ринат Рахматуллин, җырчы Рамил Закиров бәя бирде. Алар командаларга елма, көлә, моңсу «смайл»лар куеп баллар билгеләделәр.
«Керәшеннәр»көчле команда. Ләкин сез тагын да әйбәтрәк уйный аласыз. Бәлки репетиция җитеп бетмәгәндер. Уңышлар!» – дип әйтте Айваз Садыйров.
Шунсын да әйтеп узарга кирәк, Мәләкәс мәдәният йортыннан «Супер кряшен» командасының әлеге лигада әле беренче уйнавы. Ә «Керәшеннәр» җыелма командасы инде ике тапкыр «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының чемпионнары булды.
Беренче уендагы командалар арасында «Керәшеннәр» һәм «Дөбер-шатр» командасы – 3, 4 урыны, ә «Супер керәшен» һәм «Чулман» командалары 4,5 урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев