Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр» лагеренда быел нинди яңалыклар көтелә?

15нче тапкыр оештырылачак «Айбагыр» этносменасында көтеләчәк яңалыклар турында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде.

 — 15 еллыкка 15 агачтан торган «Айбагыр» аллеясе» утыртырбыз, дигән уй бар. Бу аллея лагерь территориясендә калачак һәм безнең традицияләрнең дәвамлылыгы билгесе булачак. Төп сюрприз — әлегә сер. Аны смена алдыннан ачарбыз.

Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шушы идея сменаның төп темасы булачак. Лагерь программасы Россиянең төрле халыклары культураларына сәяхәткә корыла, әлбәттә, керәшен акценты белән. Һәр отрядка үз төбәген генә түгел, ә башка халыкның культурасы белән уртак нокталарны табу бурычы куела. Тигезлекне сакларбыз, ләкин ике юнәлешне көчәйтәбез. Беренчесе — цифрлы технологияләр, икенчесе — этноспорт: әби-бабайлардан язып алынган керәшен уеннарын өстибез.

Медиаюнәлеш флагманнарның берсе булачак. Профессиональ видеограф һәм блогер чакырабыз, алар балаларга социаль челтәрләр өчен сыйфатлы роликлар төшерергә өйрәтәчәк. Планда — чын медиа-отряд оештыру, ул көн саен лагерь яңалыклары, интервьюлар, хәтта «Айбагыр» тормышы турында кыска фильм чыгарырга тиеш. Смена ахырында экранда премьера күрсәтәчәкбез. 

Традицион керәшен кәсепләрен өйрәтүче өч остаханә булачак: гончарня (балчыктан савыт-саба ясау); агач эшкәртү (кашык, уенчык кисәбез), тегү остаханәсе (чигү, билбаулар, керәшен бизәкләре белән танышу). Квест рәвешендә кулинар баттллар (ярышлар) үтәчәк. Бу остаханәләрдә һәр бала үзенең кулын сынап, чын осталардан өйрәнә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев