«Аяз» керәшен фольклор төркеме Чатыр-Тауда төрки халыклар фестивалендә катнашты
11 июльдә Азнакай районының Чатыр-Тау тавында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» XVI төбәкара халык иҗаты фестивале узды.
Зур бәйрәм Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50 гә якын иҗат коллективын берләштерде, ә кунаклар саны 5 меңнән артып китте.
«Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар эшләде: «Сәлге аланы», «Сабыйлар аланы», «Әдәбият аланы», «Теләкләр йорты аланы», «Чәк-чәк аланы», «Халыклар дуслыгы аланы». Җыенда фольклор коллективлар чыгыш ясады, балалар һәм яшьләр зоналары, мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре һәм милли ишегаллары эшләде. Иң кызыклысы атларда көрәш булды.
Безнең «Аяз» фольклор төркеме дә әлеге фестивальдә катнашып, керәшен культурасын күрсәтте», – дип сөйләде Азнакайдан карендәшебез Валерий Тимиряев.


Ел саен үткәрелүче фестиваль 16 нчы тапкыр уза. Аның максаты — төрки халыклар мәдәниятен саклау, борынгы гореф-гадәтләрне һәм халык һөнәрләрен торгызу. Төрки халыклар ишегаллары белән беррәттән, районда яшәүче 34 милләт вәкилләре дә үз йола-гадәтләрен һәм традицияләрен күрсәттеләр.

Валерий Тимиряев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев