Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Аделина Архипова «On-line кряшен чибяре–2026» номинациясендә җиңде

«On-line кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» газетасының ВКонтакте төркемендә барган онлайн тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде. Нәтиҗәдә иң күп тавышны Балык Бистәсе районыннан Аделина Архипова җыйды.

«Кряшен Чибяре» конкурсында катнашучы кызлар, төрле номинацияләрнең берсендә бүләкләнде. Шуларның берсе — «Online Кряшен Чибяре».

Финалистлар өчен «Туганайлар»ның ВКонтакте төркемендә 18 көн дәвамында (8 июльдән 18 июльгә кадәр) кызлар өчен тавыш бирделәр. Номинациядә җиңүченең исеме 18 июль көнне Җөри авылында узган «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә, «Кряшен Чибяре» сәхнәсендә игълан иттеләр.

Нәтиҗәдә иң күп тавышны Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан Аделина Архипова җыйды. Аның өчен 1240 кеше тавыш бирде. Җиңүчегә таҗ һәм истәлекле бүләкне «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы Юлия Губина тапшырды.

Аделина Архипова, шулай ук, «Кряшен чибяре» конкурсында Татарстан күләмендә икенче урынны алды.

«Кряшен Чибяре» гади генә конкурс түгел. Ул – тәҗрибә, яңа танышулар, шатлыклы һәм күңелдә истә кала торган мизгелләр. Әлеге дәрәҗәле конкурсның бер өлеше булып, үз культурабызны күрсәтә алуыма чиксез шат. Татарстан күләмендә икенче урынны алу һәм «On-line кряшен чибяре»ндә җиңү зур хезмәтемнең нәтиҗәсе. Миңа ышанганыгыз, тавыш биргәнегез өчен рәхмәт. Оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләре. Онытылмас көннәр бүләк иттегез!», – дип яза Аделина Архипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев