24–30 июль көннәренә йолдызнамә
Планлаштырылмаган сәфәрләр дә булуы ихтимал. Тиз генә җыенырга туры килер.
Кучкар (21 март – 20 апрель). Нәрсәгә дә булса карар кылганчы, вәзгыятьне җентекләп өйрәнегез. Ашыксагыз, күп хаталар ясау куркынычы бар, ә аларны төзәтү өчен озак вакыт кирәк булырга мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май). Вакыйгалар сез уйлаганнан да акрынрак барырга мөмкин. Әмма аларны ашыктырырга кирәкми. Зур керем алу ихтималы бар.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь). Мөһим карарлар кабул иткәндә чит кешеләрнең фикеренә артык колак салмагыз. Соңрак үкенергә мөмкинсез. Хаталансагыз да, ул сезнең үз хатагыз һәм үз тәҗрибәгез булачак.
Кысла (22 июнь – 22 июль). Хисләрегезне контрольдә тотыгыз. Аларны тирә-юньдәгеләргә сиздермәвегез хәерлерәк. Хисләр вакытлыча гына була, ә алар китергән нәтиҗәләрне төзәтү җиңел түгел.
Арыслан (23 июль – 23 август). Бу көннәрдә сезгә үзегез турында түгел, ә башкалар турында кайгырту мөһимрәк булыр. Эшләгән яхшылыкларыгызның әҗере сезгә һичшиксез йөзләтә әйләнеп кайтыр.
Кыз (24 август – 23 сентябрь). Күңелегезгә килгән беренче фикерне кире какмагыз – нәкъ менә ул иң уңышлысы булып чыгарга мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь). Акча мәсьәләләрендә салкын акыл белән эш итү отышлы булыр. Күңелегезгә ошаган әйберне сатып алырга ашыкмагыз: берничә көннән тагын да яхшырак мөмкинлек чыгарга мөмкин.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь). Игътибар үзәгендә булу күңелегезгә ошый, әмма бу атнада иң зур уңыш тыныч кына башкарылган эштән килер. Кемнеңдер киңәшенә колак салсагыз, вакытны да, көчне дә янга калдырырсыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь). План төзү – сезнең көчле ягыгыз, ләкин тормыш һәрчак үз төзәтмәләрен кертә. Көтелмәгән үзгәрешләрдән курыкмагыз: алар сезне тагын да кызыклырак юлга алып чыгарырга мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар). Артык актив булмасагыз да, бу көннәр сезгә бер урында утырырга ирек бирмәс. Очрашулар, чакырулар, юллар күбәер. Барлык тәкъдимнәр белән дә килешергә кирәкми – иң кызыклысын сайлый белү дә зур осталык.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль). Ярдәм көтмәгән яктан һәм көтмәгән кешедән килер. Иске үпкәләр һәм кеше фикеренә артык ышану башта бу ярдәмне кабул итәргә комачауларга мөмкин. Әмма вәзгыять бик тиз үзгәрер.
Балык (19 февраль – 20 март). Имеш-мимешләргә сәбәп бирмәскә тырышыгыз: алар сезгә җитди зыян китерергә мөмкин. Планлаштырылмаган сәфәрләр дә булуы ихтимал. Тиз генә җыенырга туры килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев