Витаминлы үләннәр үстерәбез
Язга әле ерак булса да, язын бакчага ниндирәк орлыклар утырту турында уйланырга вакыт.
Яшелчә, җиләк-җимештән кала, бакчачылар витаминлы һәм организм өчен файдалы тәмләткеч үләннәр дә үстерәләр.
Кервель («ажурный»). Бу хуш исле берьеллык үлән баллы, аның тәме әнисне хәтерләтә. Кервель кан басымын төшерә, кан тамырларын ныгыта, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта. Авыртуны басу, яраларны төзәтү үзенчәлегенә ия. Аны бакчаның ярым караңгы, дымлырак урыннарында үстерәләр.
Чабыр (чабер).Чабыр үләнен ютәлдән, шикәр чиреннән (сахарный диабет), артриттан кулланалар. Чабырны оранизмның ялкынсынуына каршы тору үзлегенә дә ия. Тәндә гөмбәчек булганда да файдалы. Кояшлы урыннарны ярата.
Стевия (баллы үлән). Бу күпьеллык үлән шикәрдән баллырак булса да, калориясе бик аз, шунлыктан шикәр чирле кешеләр өчен дә файдалы. Ул матдәләр амашынуны яхшырта, кан тамырларын, йөрәкне ныгыта. Стевияне уңдырышлы һәм кояшлы җирләрдә үстерергә кирәк.
Эстрагон (тархун). Әчкелтем тәмгә ия күпьеллык үлән. Нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә. Салкын тигәндә, баш авыртканда ярдәме тия. Эчәклек эшчәнлеген яхшырта, аппетитны арттыра. Дымлы җирне яратмый.
Бакчасы булмаган кешеләр дәва үзенчәлегенә ия бу үләннәрне өйләрендәге тәрәзә төбендә дә үстерә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев