Винера Атовадан "Грушалы галета" рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Винера Атовадан "Грушалы галета" рецепты

Гадәттәгечә тиз һәм тәмле

ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитовадан "Грушалы галета" рецепты. Бик җиңел һәм тиз пешерелә.

"Камыры:
100 гр акмай( салкынны)
150гр он
Бераз тоз
Блендерда вжик-вжик!

100 гр творог өстибез дә, тагын вжик!
1 күкәй сарысы белән изеп, суыткычка 1 сәг куябыз! (Ашыксам озак та тотмыйм;)

Эчлеккә мин грушаны кисеп тездем.
Астына бераз крахмал сиптем.
Өстенә бераз шикәр ( минем коричневый тростниковый) максимум 2 калак, бүген тагы да азрак сиптем)
+ әстерхан чикләвеген ватып өстибез

Суыткычтан камырны алып, 3-4 кисәккә бүлеп, җәеп эчлекне салабыз да, кырыйларын бөгеп, мичкә 180градуска 30-35 мин озатабыз! Тәмле булсын!",- дип язган Венера инстаграм челтәрендә.

 

 


Нет комментариев