Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Вак Бәлеш пешергәнегез бармы?

Бик тәмле һәм туклыклы татар, башкорт ризыгы

Камыр:
-Ак май - 100 гр
-Кефир - 1 стакан
-Йомырка - 1 шт
-Он - 3 стакан (якынча)
-Сода пычак очында
-Тоз
Эчлек:
-Фарш - 400 гр
-Бәрәңге - 3-4 шт (3 шт. зур булмаган)
-Суган - 1 шт
-Тоз
-Борыч
Табакка 2 стакан он һәм ак май салып, валчык ясыйбыз. Йомырка, кефир, сода, тоз салабыз. Йомшак камыр басабыз. Камыр өстенә плёнка ябып, ял итәргә куябыз.
Шул арада эчлек ясыйбыз:
Бәрәңге, суганны вак итеп шакмаклап турыйбыз.
Фаршка туралган яшелчәләрне өстәп, борыч, тоз салабыз. Болгатабыз.
Камырны зур булмаган түгәрәкләргә бүләбез. Минем 12 шт. килеп чыкты. Һәр түгәрәкне җәеп, эчлек салабыз. Эченә ак май да салабыз. Вак бәлеш ясап, 180° җылытылган духовкага 40 минутка тыгабыз. 

Тәмле булсын!

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев