Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ул көн озынлыгына бәйләп, һава торышын билгели торган халык календаре

Авыллардагы укымышлы кешеләр элек крестьянның эшле тормышын чагылдырган календарь төзегәннәр.

Минем әти Михаил Васильевич (хәзерге Кайбыч районының Иске Корбаш авылыннан – ред.) күзәтүчән, зирәк һәм күңелендә иҗат чаткысы булган гади бер авыл кешесе иде. Ул көн озынлыгына бәйләп, һава торышын билгели торган календарь төзеде. Елның крестьян тормышында мөһим булган чорларын шул заман өчен аңлаешлы төшенчәләр белән, кыска гына итеп яза иде ул.

Көн озынлыгы сигез сәгать булганда, әти календарьга түбәндәгечә язып куйган.

“Сигез суккач, сикертә”. Монда “суккач” сүзе тәүлеккә 24 мәртәбә төгәл вакытны күрсәтеп суга торган сәгатьне аңлата. Ул заманда һәр сәгать саен суга торган сәгатьләр бар иде. “Сикертә” дигәндә сүз кешене туңудан сикертә торган суык турында бара.

“Тугыз суккач, туктата”. Монысы инде суык кышта кичен урамда беркем дә калмавына ишарә. Авыл җирендәге крестьянның, шул исәптән безнең керәшеннәрнең дә кичен өйләреннән тышка чыгып йөрү гадәте булмаган.

“Ун суккач, уйната”. Кыш көнендә болытлар арасынан вакыт-вакыт кояшның күренеп китүе.

“Унбер суккач – ялт табан”. “Табан” – ат чанасы табаны эзе. Карлы юлда чананың ике киң эзе ялтырап ята. Кояш туры карый башлагач, бераз эри дә, кичкә тагын бозланып. ялтырый башлый.

“Унике суккач – бук табан”. Көн үзәгендә кояшта урыны-урыны белән эрегән юлда ат тизәге күренеп калуын аңлата.

“Унөч суккач – юк табан”. Язгы җил ашаган карлы юлда чана эзенең тулысынча эреп бетүе...

“Ундүрт суккач, җик сабан”. Җирнең җылынып, чәчү вакыты җиткән. Сабанны атка җигеп, җир сукалар чак...

 

Александр МАЛОВ,

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Казан шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев