Кышкыга әзерлибез, бик тәмле була.
Кирдәк булачак (1л.банкага): Помидорлар - 600гр, сарымсак - 2тырнак, укроп -1 зонтик, лавр яфрагы - 2шт, су - 500мл., тоз - 0,5 аш калагы, шикәр комы - 2 аш калагы, уксус - 1 аш калагы.
Помидорларны юабыз, сабакларын алабыз. Укропны шулай ук чайкап алабыз. Сарымсакны чистартабыз. Банкаларны стерильләштерәбез, капкачларны кайнатабыз. Банка төбенә укроп, лавр яфрагы, сарымсак салып калдырабыз. Помидорларны башларын зубочистка белән тишеп банкага тутырабыз. Аерым савытта су кайнатып банка өстенә агызабыз да 10-15 минутка калдырабыз. Соныннан суны кире савытка бушатып, тоз, шикәр комы өстәп 5 минут кайнатабыз, ахырдан уксус өстибез һәм кайнар килеш помидорлар өстенә агызабыз. Капкач белән каплап жылы урынга куябыз.
Нет комментариев