Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ташкабактан (кабачки) әзерлибез

Яшь ташкабактан хәзер үк ашарга да, кыш өчен дә төрледән-төрле ризык әзерләп була

Гөмбәдәй тәмле салат
Ташкабак — 2 килограмм, укроп — 35 грамм, петрушка — 25 грамм, сарымсак — 3-4 бүлем, төелгән борычлар катнашмасы — 5 грамм, мускат чикләвеге — 8 грамм, эре тоз — 30 грамм, шикәр комы — 75 грамм, көнбагыш мае — 180 грамм, лимон кислотасы — 10 грамм.

Яшел төстәге яшь ташкабаклар алабыз. Берничә мәртәбә юып, боҗралап кисәбез. Эмаль кәстрүлгә салабыз. Укроп белән петрушканы юып, сабагы белән бергә турыйбыз һәм ташкабаклар янына кушабыз. Туралган сарымсак өстибез. Тоз, шикәр комы, борыч, мускат чикләвеге, лимон кислотасы сибәбез, көнбагыш мае кушкач, әйбәтләп болгатабыз. Кәстрүл өстенә тәлинкә каплап, 4 сәгать бүлмә температурасында тотабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.Үзеннән аерылып чыккан маринадны банка тулганчы салабыз. 

Төбенә чүпрәк җәелгән җылы сулы кәстрүлгә банкаларны тезеп, өстенә чүпрәк ябып, газ плитәсенә утыртабыз. Кәстрүлдәге су кайнап чыкканнан соң, 10 минут стерильләштерәбез. Кайнар килеш калай капкач ябып, махсус җайланма ярдәмендә аны ныгытабыз. Банкаларны капкачлы ягы белән аска каратып тезәбез, суынгач салкын урында саклыйбыз. 5 тәүлектән гөрәҗдә тәме килеп торган салат әзер була.

Ташкабак "токмач"ы
Яшь ташкабак — 2 данә, сармысак — 1 бүлем, кинза — бер бәйләм, , көнбагыш мае — 2 аш кашыгы, тоз, борыч, башка тәмләткечләр.

Ташкабакны икегә кисәбез, яшелчә чистарта торган пычак ярдәменә бик юка итеп токмачлап турыйбыз. Мае кызган табага салабыз һәм 1-2 минуттан соң болгатабыз. Тоз, борыч, вак итеп туралган кинза өстәп болгатабыз һәм 2 минуттан сүндерәбез. Табага капкач ябып, бераз тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев