Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ташкабак, чәчәк кәбестә һәм шпинаттан

Яшелчәдән тәмле запеканка пешерәбез.

Аның өчен түбәндәгеләр кирәк:

ташкабак (кабачки) – 300 грамм;

пицца өчен булган моцарелла – 150 грамм;

чәчәк (цветная) кәбестә – 400 грамм;

шпинат (ярты бәйләм),

ак май –50 грамм.

 

Запеканканың өстенә салыр өчен:

3,2 процент майлылыктагы сөт – 300 грамм;

тавык күкәе – 3 данә;

20 процент майлылыктагы каймак – 2 аш калагы;

ак май – 10 грамм;

тәменчә тоз, борыч.

 

Зур булмаган ташкабакны буйдан-буйга 4 өлешкә кисәбез. Аннан соң, һәрбер өлешне тигез һәм юка телемнәр булырлык итеп кисеп чыгабыз.

Чәчәк кәбестәне юып, чәчәкләренә аерабыз. Кайнап торган тозлы суга салып, 3-4 минут тотып алабыз. Иләккә куеп суын агызабыз, суытабыз.

Тирән табаның төбен (салкын килеш) майлыйбыз. Табага – ташкабак телемнәрен тезәбез, аннан соң чәчәк кәбестәне салабыз.

Күкәйне, каймакны, тоз белән борычны кушып туглыйбыз, сөт өстәгәч, тагын бер кат болагатабыз. Шуңа шпинатны салгач, яхшылап болгатып, табадагы яшелчә өстенә салабыз. Майны берничә кисәккә бүлеп, анысын да өстибез.

Запеканканы 180 градус кызулыктагы газ пичендә 35-40 минут пешерәбез.

Моцарелланы юк телем итеп кисәбез һәм запеканкалы табаны алып, шуның өстенә тезәбез дә, газ пиченә тагын 5-7минутка куеп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев