Төрледән-төрле ни төрле

Тәрәзә юу ысуллары

Бүген без тәрәзәләр юу процессын җиңеләйтер өчен берничә ысул тәкъдим итәбез.

Йод. Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

Тоз пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

Крахмал тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Уксус пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.


Нет комментариев