Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәмле биточки рецепты

Биточки — түгәрәк формадагы кечкенә яссы котлет.

Биточка ясау өчен түбәндәге продуктлар кирәк: ит (500 грамм), ак ипи (4 телем), майлы сөт (200 грамм), башлы суган (1 данә), ак май (50 грамм), күкәй (2 данә), су (30 грамм), он (3 аш калагы), сохари вагы, тоз һәм борыч. 

Соуслы гарнир өчен: он (3 аш калагы), ак май (50 грамм), каймак (100 грамм), консервланган яшел борчак (150 грамм).

Ипинең йомшагын гына майлы сөттә җебетәбез. Итне, суганны һәм шул ипине иттарткыч аша чыгарабыз. Шакмаклап киселгән май, тоз-борыч өстибез. Бәләкәй түгәрәк шарлар рәвешендә әвәлибез. Льезонга (күкәй, он, су, тоз — барысы бергә болгатылган катнашма) манып алабыз һәм сохарида әвәлибез. Майлы кызган табада кыздырабыз.
Икенче табада соус әзерлибез: ак май салып эретәбез, он салып бераз кыздырабыз, су, каймак һәм яшел борчак өстибез. Зур сай тәлинкәгә борчаклы соусны салабыз, өстенә биточкалар тезеп, табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев