Сироплы мандарин рецепты
Сироплы мандариннарны җиләк-җимеш салатларына салырга да, болай гына ашарга да ярый.
Кирәк булачак: 1 килограмм мандарин; 300 грамм су; 70 грамм шикәр комы.
Мандариннарны консервлау өчен литр ярымлы 2 банка кирәк булачак. Аларны әйбәтләп юып, стерильләштерәбез. Мандариннарны кабыгыннан чистартыгыз, аларны бөтен ак җепселләрен алырга кирәк була. Әзер мандаринны кисәкләргә бүләбез.
Кәстрүлгә су һәм шикәр салып, сүрән утка куябыз һәм сироп ясыйбыз. Шикәр эреп беткәнче болгатып торабыз. Сиропны җылытабыз, ләкин кайнатып чыгарырга ярамый.
Сироп әзер булгач, чистартылган мандарин кисәкләрен банкаларга салабыз. Сиропны банка авызына җитәргә 1 сантиметр калырлык итеп коярга кирәк. Тимер капкач белән ябканнан соң, банкаларны әйләндереп, идәнгә тезәбез һәм өстенә калын одеял каплап куеп суытабыз.
Бу мандариннар бер елга кадәр саклана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев