Тәмле прәннекне үзегез дә пешерә аласыз.
Кирәк булачак: 0,5 литр катык, 1 чәй калагы чәй содасы, 3 күкәй сарысы, 1,5 чынаяк шикәр комы, 3 аш калагы үсемлек мае, 0,5 чәй калагы тоз, 7 чынаяк чамасы он.
Глазурь өчен: 3 күкәйнең агы, 200 грамм шикәр комы.
Камыр басып, калынрак итеп җәяргә. Түгәрәкләр кисеп, 180 о кызулыктагы духовкада 20-25 минут пешерергә.
Ул пешкән арада глазурь ясарга: күкәйнең агын 200 г шикәр комы кушып, миксер белән куерганчы тугларга.
Кайнар перәннекләргә глазурь салып, кашык белән болгатырга. Аннан пергамент кәгазьгә тезеп, яңадан духовкада бераз киптереп алырга.
Чәйләрегез тәмле булсын.
Нет комментариев