Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Петуния күкәй кабыгы ярата

Петуния үстерү ысулын тәкъдим итәбез.

Петунияләр яз ахырыннан беренче кыраулар төшкәнче шау чәчәктә утыра. Моның бер сере бар.

Язын чәчәк үсентеләрен бакчага яки савытка күчереп утыртканчы, туфрагына көл яки күкәй кабыгы өстим. Кабыкны тузан рәвешенә килгәнче ваклыйм. Моның өчен иң җайлысы – «кофемолка». Ә көл әзерләү өчен кычыткан кирәк. Яшь кычытканны күләгәдә 7 көн буе киптерәм. Яфраклары уала башлагач, утка бирешми торган савытка тутырып, яндырам. Янып беткәч, көл әзер дигән сүз, – ди Зоя Михайлова Балык Бистәсеннән.

Бер петуния үсентесенә чама белән 1 аш кашыгы күкәй кабыгы һәм 1,5 аш кашыгы кычыткан көле кирәк. Чәчәкләрне аена бер тапкыр шулар белән ашлыйсы. Беренче тапкыр – туфракка утыртканда.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев