Пасхага йомырканы төрле ысуллар белән буйыйлар
Суган кабыгы һәм яшь каен яфраклары белән кайнатып буярга мөмкин. Яки төрле төстәге, төсе чыга торган чүпрәк кисәкләренә төреп, җеп белән бәйлиләр һәм җылы сулы кастрюльгә салып, 10 минут пешерәләр. Кастрюльдән алгач суыталар, чүпрәген чишеп алалар. Тагын болай да эшлиләр: пешерер алдыннан, йомырканы чүпрәккә төрәләр, җеп белән бәйлиләр һәм урыны белән язу карасы тамызалар. Болар - йомырка буяуның иң гади ысуллары.
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев