Тиз генә тозлы кыяр ашыйсың килсә, аны пакетта да тозлап була.
Кыярны юып, койрыкларын кисеп атыгыз да кайнар суга салып алыгыз. Аннары кыярларны, сарымсак телемнәре, укроп зонтиклары, төрле тәмләткечләр белән бергә полиэтилен пакетка тутырыгыз (ябыла торган булса яхшырак). Тоз салыгыз да, яхшылап селкегез, тозы таралып бетсен.
Кыярны әче борыч, базилик, шикәр һәм башка әйберләр салып та тозларга була.
Кыярлы пакетны суыткычка куегыз. Аз тозлы кыяр бер сәгатьтән әзер булса. Төнгә калдырсагыз, тагын да тәмлерәк.
Нет комментариев