Төрледән-төрле ни төрле

Организмдагы үзгәрешләрне кешенең йөзеннән ачыкларга була

Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Күз кабагы шешенке булып, салынып торса, хәлсезлек тойсагыз, тән тирегез агарып китсә, бөерләрне тикшертергә кирәк.

* * *

Борыныгыздан еш кына кан китсә, кан басымын үлчәүне гадәткә кертегез. Кан бабсымы югары булса, гипертониядән дәваланырга кирәк. Әгәр дә кан басымы нормада булса, организмыгызга К витамины җитми дигән сүз. Кәбестә, шпинат ашагыз, кычыткан ашы пешерегез.

* * *

Бик нык тирләсәгез, калкансыман бизләрне (щитовидная железа) тикшертегез. Төнлә йоклаганда манма тиргә батып уянсагыз, нерв киеренкелеге борчый дигән сүз.

* * *

Аш-су әзерләгәндә ялгыш пычак тиеп китүдән кул, бармак тиресенең киселгән урыннары озак төзәлсә, организмга цинк җитми. Диңгез суүсемнәре, фасоль, борчак ашарга кирәк.

* * *

Кул бармакларындагы тырнакларда күпләп аркылы сызыклар барлыкка килсә, организм – хроник стресс хәлендә. Бу, шулай ук, авитаминоз билгесе дә булырга мөмкин. Ә инде тырнакларда буй-буй сызыклар булса, ашкайнату системасының начар эшләвен күрсәтә. Ул сызыклар озак вакытлар дәвамында шул килеш торса, ашказаны асты бизен тикшертергә кирәк.

 


Нет комментариев