Казан шәһәреннән Ольга Гыйльметдинова үзе яратып ясый торган нарат күркәсе вареньесы рецепты белән уртаклашты.
Борынгы заманнардан ук нарат күркәсеннән кайнатма төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган.
Нарат - фитонцид үсемлек булган мәңге яшел агач. Фитонцидлар - бактерияләр һәм гөмбәләрнең үсүен тәэмин итүче биологик актив матдәләр, алар нарат күркәләрендә бик күп. Әлбәттә, кайнатма ясау өчен иске, күгәрек, карт күркәләр алу ярамый. Моның өчен озынлыгы 4 сантиметрдан артмаган яшь күркәләр алына. Аларны15 майдан 15 июньгә кадәр җыярга киңәш ителә.
Нарат күркәсеннән варенье кайнату өчен түбәндәгеләр кирәк: су – 0,5 литр, шикәр – 1 килограмм, нарат күркәсе – 1 килограмм, кедр чикләвеге – 100 яки 200 грамм.
Нарат күркәләрен ботакларыннан чистарткач, салкын суда юабыз. Өстәлгә җәелгән салфеткага күркәләрне тигезләп таратып салып киптерәбез. 0,5 литр суга 1 килограмм шикәр комы кушып сироп әзерлибез. 1 килограмм нарат күркәсен әзер сиропка салып, 20 минут чамасы кайнаткач, сүндерәбез. Һәм 12 сәгать шул килеш тотабыз. Аннан соң, алсу гәрәбә төсенә кергәнче – 40 минут чамасы – кайнатабыз. 5 минут кала, 200 грамм чистартылган кедр чикләвеге кушабыз (100 грамм да җитә). Вареньены кайнар килеш стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, капкач ябып, өстен калын сөлге белән каплап куябыз. Ә суынгач, салкынча урында саклыйбыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев