Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Өйдә мәче исе килмәсен өчен нишләргә?

Әгәр дә өйдә мәче исе килсә, әлеге киңәшләрне кулланып карагыз.

Кер сабыны. Аның составында сидекчәне тарката торган глицерин бар. Йомшак өй җиһазларына, келәм-паласларга куе итеп ясалган сабын күбеге сөртегез, идәнне әйбәтләп сабынлап юыгыз. Кер сабыны белән юып, кием-салымны да начар истән чистартырга була.

Су һәм серкә кушылмасы. Ак серкәне бергә-бер нисбәтендә суга кушыгыз да, исле урыннарга сиптерегез. Идәнне алдан юып алсагыз, тагын да әйбәтрәк булачак. Дөрес, беренче мәлгә начар ис үзен көчлерәк сиздерәчәк, аның каравы, бераздан соң бернинди шикле ис тә калмас.

Глицерин. Аны сабын урынына файдаланырга мөмкин. Исе килеп торган урынга глицерин ышкыгыз һәм ярты сәгатьтән соң дымлы чүпрәк белән сөртеп, корытыгыз.

Водород перекисе кушылмасы. Перекиськә башта чәй содасы, аннары сыек сабын кушып болгатыгыз (1:1:1 нисбәтендә) һәм шуны мәче сидеге исе килүче урынга сөртегез. Соңрак әйбәтләп юып алыгыз.

Хлорлы агарткыч. Хлорлы агарткычны мәче даими рәвештә йомышын үтәргә йөри торган урыннардагы ис-хушларны бетерүдә файдаланырга була. Яраткан «йомшак йомгагыгыз» хлордан зыян күрмәсен өчен, чистартканнан соң бу урынны әйбәтләп юып алырга онытмагыз.

Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев