Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нинди ризыкларның хәлсезлеккә һәм йокымсырауга китерүен әйткәннәр

Аларны аеруча ач карынга ашау зарарлы.

Кайбер ризыкларны ашаганнан соң йокы баса. Табиб-диетолог Елена Соломатина “Москва24” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән. Аерым алганда, ите күп булган аш-суга кагыла икән бу. Мондый очракта көч-дәрт сүрелеп калырга мөмкин, чөнки ит, авыр эшкәртелгәнлектән, организмда үзләштерелү өчен байтак энергия таләп итә. Шуңа күрә ныклап ашаганнан соң селкенәсе килми, дип аңлатып үткән табиб.

Шулай ук углеводлары күп булган продуктлар – тәм-томнар, ак оннан пешерелгән камыр ризыклары да алҗу халәтен китереп чыгара, йокыга тарта. Аның әйтүенчә, мондый ризыкларда углеводлар канга бик тиз сеңә, шуңа күрә кандагы шикәр микъдары кинәт арта. Шуннан соң ул тиз генә төшеп, хәлсезлеккә китерә.
Тәм-томнарны һәм камыр ризыкларын ач карынга ашау бигрәк тә зарарлы, чөнки бу очракта шикәр микъдарындагы тирбәнеш аеруча зур була, дип аңлатып үткән Елена Соломатина.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев