Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

ЛАЗАНЬЯ

Кибеттә сатылучы лазанья өчен махсус әзер камыр таба алмасагыз,  үзегез ясасагыз да шәп кенә булачак

Иң элек эчлек ясыйбыз, ягъни соус болоньезе.
Монын өчен табага үсемлек мае салабыз. Ул яхшы гына кайнарлангач, вак итеп туралган суган һәм эре кыргычтан уылган кишер кыздырабыз. ( 2 баш суган, уртача зурлыкта 3 кишер).
Бераздан әлеге кыздырмага фарш кушабыз. Фарш өстенә 3 тырнак сарымсак уып салабыз. (Фарш якынча 900 грамм).
Фарш берникадәр кызгач, 2 аш кашыгы томат пастасы (кетчуп түгел), кабыгыннан әрчелгән, ваклап туралган 3-4 помидор кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Кыздырма күмелерлек итеп кайнап торган су салабыз.Чама белән тоз, борыч, "итальянские травы" тәмләткечен кушабыз.
Су кайнап чыккач, газ утын киметәбез, таба капкачын бераз ача төшәбез һәм якынча бер сәгатькә әлеге соусны "онытып" торабыз. Сүрән утта тәмле итеп пешә бирсен. Әмма артык куермасын.
Ул арада икенче соус - бешамель ясыйбыз.

 Бер кап ак майны (180 гр) плитә өстендә эретәбез. Күбекләре барлыкка килгәч, уттан алабыз һәм аз-азлап он куша-куша, яхшылап болгатабыз. Моның өчен якынча 3-4 аш кашыгы он кирәк була. Ботканы хәтерләткән катнашма барлыкка килә.
Әлеге катнашмага, 3 тапкырга бүлеп, сөт кушабыз. ( якынча 700-800 мл.). Берьюлы салырга ярамый, он төерләнергә мөмкин. Сөт кушканда болгатудан туктамыйбыз. Каймакка охшаган соус барлыкка килә. Бешамель әзер.
Эчлек тә әзер булгач, лазаньяны җыя башлыйбыз.
Таба төбенә (пыяла таба ярый) бераз бешамель соусы сөртәбез. Лазанья пластиналарын тезәбез. Камыр өстенә фаршлы соус, аның өстенә-бешамель, анын өстенә камыр... Шул рәвешле берничә катлап өябез. Соңгы катлам өстенә бешамель соусы сөртәбез һәм күп итеп сыр уабыз. Лазанья өчен иң яхшысы - моцарелла.

 Кибеттә сатылучы лазанья өчен махсус әзер камыр таба алмасагыз,  үзегез ясасагыз да шәп кенә булачак.
Моның өчен 3-4 йомырка, 1-2 аш кашыгы су, тоз һәм он кирәк булачак. Барлык ингредиентларны кушып, артык каты да, артык йомшак та булмаган камыр басабыз. 30 минут ял иттерәбез, өстен каплап. Аннары җәябез. Таба зурлыгындагы шакмаклар кисәбез.
 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев