Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кызыл миләш, кара миләш...

Миләшләр өлгергән вакыт. Аның кызылы да, карасы да бик файдалы.

Кызыл миләштән квас эшләү өчен безгә кирәк булачак: бер килограмм миләш, ярты килограмм шикәр, ун грамм чүпрә, дүрт литр су.

Пешкән кызыл миләшләрне юыгыз, эмальле кәстрүлгә салып изегез. Өстенә кайнап чыккан су салып, янә кайнатып чыгарыгыз. Җылы килеш марля аша сөзегез.

Аерым савытта әз генә суда эретелгән чүпрәне, шикәрне кушып, яхшылап болгатыгыз. Квасны пыяла шешәләргә салып, яхшылап ябыгыз һәм салкын урынга куегыз.

Тирләп-пешеп мунча кереп чыкканнан соң, мондый квасны эчеп җибәрү — үзе бер җан-тән рәхәте!

* * *

Кара миләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак: бер стакан кефир, өч күкәй, бер стакан шикәр, 400 грамм кара миләш, ике стакан он, ярты кашык сода.

Күкәйне шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Хәзер сода, он һәм кара миләш салыгыз. Яхшы итеп бутагач, майланган табада 175 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут пешерергә кирәк.

Тәмле булсын!

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев