Төрледән-төрле ни төрле

Кышка тәмле салат рецепты

Хуҗабикәләргә тагын бер салат рецепты.

Кирәк булачак: 1 кг кишер, 3 кг помидор, 1 стакан шикәр, 1,5 кг болгар борычы, 1 кг суган, 400 гр көнбагыш мае, 2 аш калагы тоз, 1,5 аш калагы аш серкәсе эссенциясе.

Борычны озынча, суганны боҗралап турыйбыз, кишерне эре угычта уабыз, помидорны иттарткычтан чыгарабыз. Май, тоз, шикәр комы өстибез дә 1 сәгать кайнатабыз. Соңыннан аш серкәсе эссенциясе салып болгатабыз да банкаларга тутырабыз.

Йорт.Бакча.Рецептлар.


Нет комментариев