Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кыш алдыннан гөлләрне дөрес тәрбияләү буенча киңәшләр

Кышын күп гөлләр ял итә. Ялга җибәрер алдыннан корткычлар һәм авыруларны җентекләп тикшерергә, зарурлык булса, эшкәртергә кирәк. Көз азагыннан су сибү һәм тукландыруны акрынлап киметә башлыйлар.

Декоратив яфраклы гөлләрне (монстера, сингониум, филодендрон, диффенбахия, пальма, традесканция, аспидистра, кротон, аглаонема һ.б) ноябрьдән февральгә кадәр айга бер тапкыр гына тукландыралар.

Суккулентлар (крассула, эхеверия, алоэ, эуфорбия) кышын +14 °Стан артмаган температурада торырга тиеш. Суны сирәк сибәләр. Ноябрьдән февральгә кадәр айга бер мәртәбә тукландыру җитә.

Кактуслар кышын +10 “Стан артмаган температурада торырга тиеш. Су сибүне ноябрьдән майга кадәр бөтенләй туктаталар. Чәчәк аттыру өчен кышын өстәмә яктыртырга кирәк.

Яфракларын коя торган гөлләр (гранат, инҗир) +10...+15 °Ста кышлый. Суны туфрагы кипкәндә генә сибәләр, тукландыруны да туктатырга кирәк.

Суганчалы һәм бүлбеле гөлләрнең (гиппеаструм, каладиум, глоксиния, цикламен, бүлбеле бегония һ.б) суганчаларын яки бүлбеләрен чүлмәктән алып, авырулар һәм корткычлардан йогышсызландырырга кирәк. Киптерәләр һәм яңа туфракка утыртып, +15 “Ста саклыйлар. Сирәк кенә, туфрагы кипкәч, су сибәргә кирәк. Кайбер суганчаларны суыткычта саклыйлар.

Файдалы киңәшләр | Полезные советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев