Алабуга шәһәр мәдәният сараеның «Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе Нина Сәлимуллинадан файдалы рецепт.
Ике зур кишерне эре угычтан уып, банкага тутырырга. Кабыгы чистартылган бер лимонны вак итеп турап кушарга, бер стакан бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Банканы ун көн суыткычта тотарга. Көнгә өч тапкыр, ашарга утыз минут кала, берәр чәй кашыгы кабарга була.
Бу тәмле катнашма бавырны токсиннардан чистарта, күзгә файдалы, катарактадан да ярдәм итә.
Нет комментариев