Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кичтән чи суган ашау файдалы икән...

Безнең илдә суган - салатларга, кайнар ризыкларга өсти һәм хәтта чи килеш тә ашый торган иң популяр яшелчәләрнең берсе.

Суганны иң яхшысы кич белән ашарга кирәк, дип раслый белгечләр. Алай гына да түгел, аны көн саен кечкенә генә бер баш булса да ашау мөһим.

Бу яшелчә составында L-триптофаны булуы аркасында йокыны нормальләштерергә ярдәм итә. Моннан тыш, суган ашказаны-эчәк тракты эшен җайга салырга һәм эч катуны бетерергә ярдәм итә, шулай ук, үзенең түбән калориялелегенә карамастан, туклык хисе бирә.

Белгечләр сүзләренчә, суганда чәч һәм тырнакларны ныгытуга ярдәм итүче антиоксидантлар, витаминнар һәм минераллар бар. Ә кайбер тикшеренүләр суганның ашказаны һәм юан эчәк рагыннан саклавын, шулай ук кандагы шикәр күләмен нормальләштерүен күрсәткән. Шулай ук галимнәр йокы бүлмәсенә киселгән суган куюның файдалы булуын ачыклаган. Шулай итеп, йокының сыйфатын яхшыртырга һәм һаваны зарарлы бактерияләрдән чистартырга мөмкин.
 

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев