Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Керәшен киленнәре биаталары һәм бианалары янында нәрсә кигәннәр?

Әлеге фотоларда Казан арты керәшеннәренә хас булган кием үрнәген күрә аласыз.

Элгәре яшь киленнәр бәйрәмнәргә нәкъ шулай киенгән.

Альяпкычны, гадәттә, күлмәк өстеннән ябалар, ә яшь киленнәр әле аны камзул яки җилән өстеннән дә бәйләгәннәр. Традицион альяпкыч күлмәктән бераз кыскарак булган. Бу инде кызның күлмәк итәге очындагы бәби итәкләре күренеп торсын өчен эшләнелгән.

Төрле төбәкләрдә алъяпкычларга төрле мәгънә төсмере биргәннәр. Мәсәлән, Ока һәм Сура елгалары арасында торган керәшеннәрдә алъяпкыч эш һәм көнкүреш киеме элементы булып саналган. Төньяк Урал, Идел һәм Кама буе керәшеннәрендә альяпкыч көндәлек кием дә булган, кызлар һәм яшь киленнәр аны бәйрәмнәрдә дә япканнар. Нәкъ шушы төбәкләрдә алъяпкычларга матур бизәкләр дә чиккәннәр. Аларны алмалы алъяпкыч, чиккән алъяпкыч дип йөрткәннәр.

Шунысы да кызыклы, керәшен милли киеме белгече Валентина Максимова әйтүенчә, яшь киленнәр әле үзләренең биаталары һәм бианалары янында “оят җиләне” дә кигәннәр.

Фотолар "Татарский народны костюм" төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев