Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәтлит тәмле булсын өчен киңәшләр

Кәтлит өчен итне иттарткычтан ике тапкыр чыгартып алсаң әйбәтрәк.

*Берничә төрле ит кушсаң, кәтлитләр тәмлерәк килеп чыга. Әйтик: сыер, сарык, тавык һәм күркә итен алыгыз — тәҗрибәләр ясаудан курыкмагыз. Барысын берьюлы кушарга дигән сүз түгел бу, кимендә ике төрле иттән ясагыз.

*Өйдә әзерләнгән фарштан, әлбәттә, кәтлитләр тәмлерәк булачак. Ышанычлырак та: кибеттән яки базардан алган очракта аның нинди иттән ясалганын белмибез бит. Шуңа күрә үз кулларыгыз белән ит тарттыру өчен киткән вакытны жәлләмәгез.

* Кәтлит өчен итне иттарткычтан ике тапкыр чыгартып алсаң әйбәтрәк.

*Күпләр фаршка сөт кушабыз, диләр. Аш-су осталары исә сөт урынына кайнаган җылы су өстәсәң әйбәтрәк, диләр.

*Кәтлитләр тәмле килеп чыгуның тагын бер сере — фаршка йомырканың сарысын гына өстәргә кирәк. Агы белән бергә кушсаң, кәтлитләр корырак була.

*Суганны никадәр күбрәк кушасың — кәтлитләр шуның кадәр тәмлерәк килеп чыга. Шуның өчен: «Суганым күбрәк булды бугай», — дип, беркайчан борчылмагыз.

*Фаршка ипи кушу мәҗбүри түгел, диләр аш-су осталары, аны теләсә нинди яшелчә белән алыштырырга тәкъдим итәләр: мәсәлән, кәбестә, бәрәңге, кишер белән. Әгәр инде ипи кушарга уйлагансыз икән, аны сөттә түгел, ә кайнаган җылы суда җебетегез: сөт кулланганда кәтлитләр корырак килеп чыга.

* Кәтлитләр сусылрак булсын өчен, кайбер хуҗабикәләр аңа аз гына сыер мае, майонез яки куе каймак та өстиләр. Гаиләгез ничек ярата — монысын шулай эшләгез.

* Кәтлитләрне бары тик кызган майда гына кыздырырга икәнен бөтен хуҗабикә дә беләдер инде?

* Әгәр сезгә ошый икән, панировка өчен төелгән сухари яки он кулланырга мөмкин: бу очракта кәтлиләрнең эче сусылрак, тәмлерәк килеп чыгачак.

* Кәтлитләрне юеш кул белән әвәләп, шундук кызган табага салырга да була.

* Әвәләгәннән соң кәтлитләрне күпертелгән йомырка агына манып алсаң, алар тагын да тәмлерәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев