Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Екатерина Лабошева: «Гөмбәне элеккечә тозладым»

Зәйле карендәшебез Екатерина Лабошева гөмбә тозлау рецепты белән уртаклаша.

Безнең якта халык җәй җитеп, җир җиләге пешә башлауга, чиләк-чиләк җиләк җыя. Аның вареньесын ясый, пиругын пешерә. Питрауга кадәр файдалы үләннәр җыеп киптерә. Гөмбәне әйтеп тә тормыйм, хәзер гөмбә җыймаган керәшен юктыр ул.

Гөмбә дигәннән, безнең Зәй ягында быел маслята шулхәтле күп булды. Күплеккә күп тә, әмма чыккан бере – кортлы, черек. Зәйдә генә шулайдыр дип, Сарман һәм Түбән Кама ягына да барып карадык. Кайда да шул хәл булды. Башкортстан ягында опята күп дип яздылар дуслар, анда кадәр үк бармадык инде. Быел рыжиклар гына аз күренә, бәлки чыгар әле.

Өч атна элек әче гөрәздә җыйдык. Түбән Камада яшәүче кече малаебыз Алексейның балалары да кайткан иде. Ирем Геннадий белән безгә ияреп, шул оныкларыбыз Даша белән Дима да бардылар. Алар да гөмбә җыярга өйрәнеп, остарып җиттеләр.

Элек безнең әтиләр урманнан җыелган гөрәздәне бастырып тозлыйлар иде. Быел без дә шулай эшләдек. Башта аны, әчесе чыгып бетсен өчен, 7-8 көн буе суда тоттык. Көн дә иртә-кич суын алыштырып тордык. Шуннан соң яхшылап юып, бер кило гөмбәгә 40-50 грамм исәбеннән тоз салдым. Башта аны укроп орлыклары белән аралаштырдым. Элекке имән мичкәләр юк хәзер, пластмасс чиләкнең төбенә – карлыган, имән яфрагы, аның өстенә бер кат гөмбә җәеп салдым, укроплы тозны сиптем, аннан тагын – карлыган һәм имән яфраклары. Шулай 4-5 кат тутыргач, иң өскә яфраклар тезеп, өстенә сай тәлинкә каплап, бер-ике кирпеч белән бастырдым һәм базга төшереп куйдым.

Болай итеп әзерләгәндә, 45-50 көннән гөмбә тозланып җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев