Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Карлыган һәм крыжовник куакларын кайчан кисәргә?

Яфраклары коелып беткәч, октябрь ахырына кадәр карлыган һәм крыжовник куакларының ботакларын кисәргә онытмагыз.

Кара карлыганның, гадәттә, куак эчендә төптән үсеп чыккан «хәлсез» ботакларын кисәләр. Аларның куакланып китүенә юл куярга ярамый. Һәр ел саен ныклы үсеш алган 3-4 яшь ботак, үсенте калдыру җитә. Шул ук вакытта уңыш бирүче көчле сабакларга зыян китерүдән сак булыгыз. Карлыганның яхшы уңыш бирү вакыты 7-8 елдан артмый. Алты елдан соң куакны яшәртергә кирәк. Һәр елны картайган 3-4 ботак җибәреп үскәннәрен кисеп алырга кирәк. Әлбәттә, аларны җир өсте белән тигезләп кисәләр.

Кызыл һәм ак карлыган ботакларын кисү тәртибе бер үк төрле диярлек. Яшь үсентеләрдә ел саен 1-2 бәбәк калдырырга киңәш ителә. Артыгы кирәкми. Әгәр куакны бәйләм рәвешендә үстерергә телисез икән, ел саен аның өчтән бер өлешен үзегез теләгән формага китереп кисегез. Куакның букет рәвешендә формалашкан ботакларында уңыш яхшырак була. Кара карлыганның картайган ботаклары төрле яшьтәге 20-25 үрентедән тора. Кызыл һәм ак карлыганның зур ботакларындагы үрентеләр 15тән артмаска тиеш.

Крыжовникны яшәртәсегез килсә, куакта иң көчле 2-3 сабакны гына калдырырга кирәк. Аларның очларын бераз гына кисеп алыгыз, чөнки язга ботак, очлары туңып эрегәннән соң, төрле чир чыганагына әверелүе ихтимал.

Крыжовникның да 5-7 яшьтән арткан ботакларын кисеп алырга киңәш ителә. Кискәннән соң ботаклар үскәндә бер-берсенә комачауламаска тиеш. Шулай иткәндә, уңышны җыярга да уңайлырак булачак. Куактан җиргә бөгелгәннәрен дә кисеп алу яхшырак. Юкса, ул башка яшь үрентеләргә күтәрелергә комачаулый. Яшь үрентенең дә өчтән бер өлешен кисеп алыгыз.

Авыл хатыны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев