Карбыздан да варенье ясап була икән. Моның өчен карбызның кабыгын файдаланалар.
Кирәк булыр: 1,5 кг карбыз кабыгы, 1,5 кг шикәр комы, су, 10 данә канәфер (гвоздика).
Карбызның кабыгын яшел тышыннан чистартабыз. Шакмаклап турап, карбызны 1,5 сәг суда пешерәбез. Судан сөзеп алабыз, суытабыз.
Сироп ясыйбыз. Моның өчен 1,5 кг шикәр комына 1 стакан су, 10 данә канәфер салып, кайнатабыз. Сироп өстенә карбыз салабыз, кайнатып алып, сүндерәбез, суытабыз. Иң яхшысы — төнгә калдыру. Иртә белән яңадан кайнатып чыгарып, банкаларга тутырып куябыз.
Кышкылыкка карбыз кайнатмасы әзер!
Нет комментариев