Төрледән-төрле ни төрле

Кәнәфер тамак авыртканны бетерә

Өйдә һәрчак канәфер тотыгыз. Бу тәмләткеч табигый антибиотик үзлеккә ия, бактериаль инфекцияләргә каршы көрәшә.

Тамак авыртса, ашаганнан соң һәм йокларга ятар алдыннан бер канәферне ашыкмый гына чәйнәргә кирәк.

10 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут кайнатырга. 10 минут төнәткәч, сөзәргә. 3-4 сәгать саен тамакны чайкарга кирәк.


Нет комментариев