Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәбестәдәге әкәм-төкәмнәрдән ничек котылырга?

Кәбестәдәге әкәм-төкәмнәрдән котылуның төрле ысулларын тәкъдим итәбез.

Халык чаралары.
Лайлачларны кул белән җыю. Алар эсседән һәм яктыдан дымлы урыннарга качып ятканда, көндез җыю яхшырак.
Махсус тозаклар куллану. Лайлачлар квас һәм сыра исен ярата.
Чүп үләннәрен даими утап тору һәм, утыртканда, үсентеләрне арасында оптималь ераклык калдырып утырту. Лайлачлар гел кояш яктыртып торган түтәлләрне түгел, ә үсемлекләр куе булып үскән, күләгәле җирне ярата.
Туфракны мүлчә белән каплау һәм дым җыелудан саклау өчен, бакчада яхшы дренаж система булдыру.
Лайлачларны хайваннар өчен коры азык, кофе чүбе, бөтнек һәм эвкалипт мае кебек органик препаратларның да исләре куркыта.

Химик препаратлар.
Иң нәтиҗәле препаратлар составында метальдегид матдәсе булырга тиеш. Препаратларны кәбестә түтәлләренә яки бер-берсеннән 10-15 см ераклыкта утыртылган үсенте түтәлләренә сибәләр. Гранулалар лайлачның тәненә тигәч, аның тиресе һәм лайлалы тышчалары заралана. Метальдегид корткычларның ашкайнату системасында лайлалы күзәнәкләрне дә зарарлый. Препаратларның тәэсире берничә көнгә җитә, шуңа күрә аларны уңыш җыярга кимендә 3 атна кала кулланырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев