Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кабак төшенең файдасы

Кабак төше гәүдә авырлыгын арттыра, диләр. Ә чынында исә...

Кабак төше биткә бетчә чыгарттырмый икән, чөнки аңарда цинк бар. Битегез чиста булсын өчен көненә бер-ике аш кашыгы кабак төше ашагыз.

Кабак төше кандагы холестерин күләмен, инфаркт, инсульт, атеросклероз булу куркынычын киметә, кан әйләнешен яхшырта, паразитларга каршы көрәшә, картаю процессын акрынайта, бала көтә торган ханымнарга ул токсикоз вакытында булыша, ә спортчыларга мускул массасын үстерергә ярдәм итә.

Кабак төше витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай. Аның составында 50дән артык микро- һәм макроэлемент бар.

Кабак төшендәге май үзенең составы белән зәйтүн маеннан бер дә калышмый һәм ул йөрәк өчен файдалы. Калийга бай булуы белән ул кан басымын көйләп тора. Аның составындагы Е витамины чәчнең сәламәтлеге өчен кирәк, шулай ук тән тиресен дә картайтмый. Кабак төшендәге А витамины күз авыруларын булдырмый калырга булыша.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев