Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йортыгыздагы һава үзегезгә бәйле

Кеше үз вакытының 90 процентын ябык биналарда, эштә үткәрә. Ә андагы һава, күп очракта, кешенең үзенә бәйле.

Гадәттә, без өйләребездә хуш исле таяклар (“ароматические палочки”) яндырырга яратабыз. Ә ул таякчыклардан сулыш юллары һәм үпкә өчен зарарлы булган матдәләр бүленеп чыгарга мөмкин икән. Аларны даими кулланган чоракта, шикәр чиренә китерүләре дә бар, диләр экспертлар.

Күпчелек йортларда газ плитәләреннән файдаланалар. Ябык бинада эшләп торган газ плитәсендәге ялкын телләренең исә сәламәтлеккә зыян салу куркынычы зур. Чөнки һавага азот оксиды, бензол шикелле зарарлы матдәләр бүленеп чыга. АКШ галимнәре үз илләрендәге астма белән чирләүче балаларның 12,7 процентына нәкъ менә ябык бианда эшләп торган газ плитәсе сәбәп булганын ачыклаганнар.

Шәмне яндырырга ярату да сидек куыгында яман шеш китереп чыгару мөмкинлеген истәшн чыгармаска кирәк. Шуңа күрә, парафиннан түгел, ә балавыздан ясалган шәмнәр кулланырга киңәш ителә. Анда да әле шәмне озаклап яндырмаска, ә бинаны җилләтергә онытмаска!

Углекислый газ да баш авыртуга, йокысызлыкка, аруга сәбәп була.

Бүлмәләрне җыештырганда да тәрәзәләр ачык булырга тиеш. Беренчедән, өй җыештырганда махсус сыеклыклар, порошоклар куллану да файдага түгел. Аларның аллергиягә һәм астмага китерү куркынычы зур икән. Шуңа да өйне бала-чага юк чагында җыештыру дөресрәк булыр.  Җыештыручы булып эшләүчеләргә килгәндә, бер эш көне дәвамында аларның үпкәләренә килгән зыянны бер кап тәмәке тартып бетерүгә тиңлиләр.

Хәтта, өйдә ашарга әзерләгәндә дә һавага зарарлы исләр тарала. Ит кыздырганда, табада май кызганда үпкә һәм тән тиресе аша организмга керә торган канцероген матдәләр бүленеп чыгуы бар. Шуңа күрә, ашарга әзерләгәндә тәрәзәләрне ачарга онытмагыз.

Һаваны сафландыргычлар составындагы молекулалар да кислород һәм озон белән кушылып, формальдегидлар, органик катнашмалар барлыкка китерергә сәләтле икән.

Бүлмәләрдәге һаваларга зарарлы тәэсирләрне киметү өчен, әлбәттә, форточкаларны ачып, даими җилләтеп торырга кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев