Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йокысызлык - нечкә билнең дошманы

Матур фигуралы булу өчен күбрәк хәрәктләнергә кирәк. Әмма бу гына җитми.

Әгәр төнлә аз яки начар йоклагансыз икән, көн дәвамында, бүре кебек ачыгырсыз, дип кисәтә табиблар. Чөнки йокы кытлыгы - билнең төп дошманнарының берсе.

Галимнәр ачыклаганча:

- Йокы туймау - бик көчле стресс факторы. Ул гиперсекреция, ягъни кортизол эшләп чыгаруны уята. "Бер йокысыз төн бу гормон дәрәҗәсен ике тапкыр арттырырга мөмкин", - ди белгечләр. Ә югары кортизол, хәтерләвебезчә, май массасын да өскә куа;

- йокы җитмәгәндә инсулин дәрәҗәсе арта. Һәм бу да шулай ук авырлык җыюга һәвәслекне арттыра торган фактор;

- йокының җитәрлек дәрәҗәдә дәвамлы булмавы лептин (туену гормоны) дәрәҗәсен киметә һәм грелин (ачлык гормоны) дәрәҗәсен күтәрә.

Һәм тагын бер сер. Йоклауның тирән фазасында үсеш гормоны аеруча актив эшләп килә. Нәкъ менә аның ярдәмендә без кыйммәтле мускул массасын җыябыз һәм майны нәтиҗәлерәк яндырабыз.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев