Җимешле коктейль
Төрледән-төрле ни төрле

Җимешле коктейль

Җиңел, әмма бик туклыклы бу коктейль балаларның яраткан эчемлекләренең берсе. Ул өлкәннәргә дә, һичшиксез, ошый.

Коктейль әзерләр өчен сезгә гади генә ингредиентлар кирәк булачак:
- 300 грамм җиләк (бакча җиләге, кура җиләге, чия, һ.б.);
- 500 миллилитр сөт (2 стакан);
- 300 грамм туңдырма ( йогурт).

Җиләкләрне блендерга салыгыз, сөт һәм туңдырма өстәгез. Аларны барысын бергә болгатыгыз да, стаканнарга салыгыз. Җиләкләр төрле булса да ярый.

Тәмле һәм салкынча эчемлек әзер!

Авыл хатыны


Нет комментариев