Ябыгуның өч хәйләсен беләсезме?
Артык килограммнардан котылыр өчен ач торып, физик күнегүләр белән интегү мөһим түгел. Галимнәр сүзенә колак салыгыз. Алар өч хәйлә тәкъдим итә.
Үзенчәлекле эчемлек. Япония галимнәре алма серкәсен матур гәүдә өчен яхшы эликсир дип атаган. Аны көн саен суга кушып ике калак эчкәндә 12 атна эчендә 2 килограмм югалтып була. Бернинди диетасыз!
Көн дәвамында азыкны киметә барырга кирәк. Үзегезнең рационыгызны болай бүлегез: бер көнлек ризыкның иң күп өлешен иртән һәм төш ашагыз, ә кич азрагын. Калорияләр организмга көндез кирәк.
Углеводларны киметергә. Көненә углеводлы азыкны 250 граммга гына киметкән хәлдә дә берничә ай эчендә 9 килограммга ябыгып була, дип белдерә белгечләр. Углеводлы ризыклар – икмәк, макарон, бәрәңге, сыра һәм шикәр кушылган барлык азыклар.
Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев