Ураза ашлары
Гөмбәле аш
Кипкән гөмбәне чиста суда пешереп алыгыз. Аны сөзеп, суган белән бергә сыек майда кыздырыгыз һәм сөзелгән гөмбә суына салыгыз. Сыек майда кишер һәм сарымсак кыздырып, шулпага өстибез. Кирәгенчә тоз салып, 5-10 минут шулпаны кайнатып, токмач яисә ярма салып, тагын бераз пешереп алырга кирәк. Әзер аш 10-15 минут плитәдә калсын, тәлинкәләргә бүлгәндә, яшел петрушка, укроп салырга мөмкин.
Нет комментариев