Фольгадагы балык
Балык кисәкләрен фольгага барысын бергә һәм берәмләп тә төреп пешерергә мөмкин.
Кирәк булачак: 1 горбуша (башка балык та ярый), ярты кило шампиньон гөмбәсе, 3-4 башлы суган, 1-2 кишер.
Балыкның башын, койрыгын кисмичә генә яхшылап чистартабыз, юабыз. Кәгазь салфетка белән корытып, балыкның эченә-тышына тоз, борыч ышкыйбыз. Махсус тәмләткеч булса, тагын да яхшырак.
Гөмбәне вак итеп турап, ак майда кыздырабыз һәм суытабыз. Башлы суганны да турап, майда сарглыт төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кишерне вак тишекле кыргыч аша чыгарабыз. Балыкны төрерлек киңлектәге фольганы алып, аның эчке ягын айбагыр мае белән майлыйбыз.
Фольгага тигез итеп уылган кишер җәябез, аның өстенә — суган, бераз гөмбә салабыз. Шулар өстенә балыкны куеп, аның эченә дә гөмбә салабыз. Балык өстенә калган гөмбә белән суганны салгач, фольганы сак кына төрәбез. Газ пичендә 30-35 минут пешереп алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев